Узган атна ахырында Чаллыда 2 һәм 3 нче маршрутлар эшли башлады. Пассажирларга быел шәһәр бюджетыннан сатып алынган яңа автобуслар хезмәт күрсәтә.
"Пассажирлар агымының нинди булачагына карап, маршрутларны хәрәкәт иттерәчәкбез. Әйе, әлегә кеше саны аз, бу куркыныч түгел, кешеләр күнеккәч, файдаланачак, моңа ышаныч бар", - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, транспорт хезмәтләрен яхшырту эше даими алып барыла. Зуррак сыйдырышлы автобусларга күчү бурычы тора. Соңгы ике елда шәһәр бюджеты акчасына 45 яңа автобус сатып алынган. 2, 3, 22, 26 нчы маршрутларда зур сыйдырышлы автобуслар хәрәкәт итә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 17 июль 2023, 09:48