Чәршәмбе, 3 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген иртән шәһәр мэры Наил Мәһдиев Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов һәм «Горкоммунхоз» МУП җитәкчесе Әлвир Әглиуллин озатуында 3 нче маршрутның эшен тикшерде. Шәһәр җитәкчелеге "Хайер Корпорациясе" тукталышында очрашып, башлангыч тукталыштан иң соңгысына кадәр бардылар. 

 Бу җомга көнне ике яңа автобус маршруты эшли башлады. Кичә Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов үзенең ВКонтакте битендә хәбәр иткәнчә, мэр Наил Мәһдиев кушуы буенча әлеге маршрутларга быел шәһәр бюджетыннан сатып алынган НЕФАЗ маркалы яңа автобуслар чыкты. 

3нче маршрут Мәскәү проспекты буенча хәрәкәт итә. Җитәкчеләр иртәнге сәгатьтә җәмәгать транспортыннан файдаланучы шәһәрдәшләребез белән аралаштылар, чаллылылар мэрны танып, аңа автобуслар өчен рәхмәт белдерде.

Бер ханым рәхмәт белдерүдән тыш, Чулман проспектында да зур автобусларга ихтыяҗ барлыгын билгеләп үтте. Наил Мәһдиев ассызыклаганча, ул хакта белә һәм мәсьәлә инде эшкә алынган.

 3 нче маршрутның дәвамлылыгы 1 сәгать 20 минут тәшкил итә. Автобуслар 40тан артык тукталышны үтеп, башлангыч пункттан соңгысына хәрәкәт итәләр. Автобуслар арасында хәрәкәт интервалы 15 минут тәшкил итә. Пассажирлар агымы арткан очракта интервал 10 минутка кадәр кыскартылачак. Юл йөрү бәясе 30 сум.

 Сәфәр ахырында мэр автобус йөртүчегә сәфәре өчен рәхмәт белдерде һәм юл йөрүне акчалата түләде, ә Башкарма комитет җитәкчесе акчасыз формадан файдаланып, сәфәр өчен картадан түләде.


Дүшәмбе, 17 июль 2023, 09:40