Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Быел Татарстан Социаль фонды бүлеге ОСАГО килешүе буенча иминият премиясенең бер өлешен 426 гражданга компенсацияләде. Түләүләрнең гомуми суммасы 1 945 272 сум тәшкил итә.

ОСАГО бәясенең өлешчә компенсациясен алу хокукына инвалидлар (яки аларның законлы вәкилләре) ия, аларга реабилитация яки абилитация программасына (ИПРА) ярашлы рәвештә медицина күрсәтмәләре буенча транспорт кирәк. 

ОСАГО полисына чыгымнарны компенсацияләү өчен, ОСАГО килешүен төзегәндә иминият премиясен шәхсән түләргә һәм иминиятче булырга кирәк. Аннары компенсация мөрәҗәгать итү датасына гамәлдә булган ОСАГО полисына бирелә, анда агымдагы календарь ел дәвамында бер транспорт чарасына икедән артык йөртүче (инвалид гражданнан яки аның законлы вәкиленнән тыш) күрсәтелми.

"Түләү күләме ОСАГО килешүе буенча түләнгән иминият премиясенең 50%ын тәшкил итә. Әгәр инвалид граждан турында барлык кирәкле белешмәләр федераль мәгълүмат базаларында булса, компенсация гаризасыз бирелә. Әгәр бу базаларда мәгълүмат юк икән, компенсация алу өчен аңа шәхсән яки аның вәкиленә социаль фондның клиент хезмәтенә гариза, ОСАГО полисы һәм транспорт сатып алу өчен медицина күрсәтмәләре язылган ИПРА программасы белән мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак", – дип төгәлләде Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, компенсация сорап ОСАГО рәсмиләштерелгәннән соң ел дәвамында мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Чыгымнарны каплау турында карар кабул ителгән көннән алып 5 эш көне эчендә социаль фонд акчаларны гариза бирүче счетына күчерәчәк.

Дүшәмбе, 17 июль 2023, 13:06