Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Кама балалар перинаталь үзәгендә хәрби хезмәткәр Андрей Балеевскихның хатыны Айгөл һәм яңа туган кызы Викторияне каршылау тантанасы узды. Бәхетле гаиләне котларга туганнары, дуслары, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутатлары Таһир Сөнгатуллин, Әхәт Галәветдинов, 5нче шәһәр хастаханәсенең баш табибы Зөфәр Насретдинов килгән иде. 

"Бүген безнең зур, тату, күпмилләтле гаиләбез, Яр Чаллы шәһәре өчен дулкынландыргыч, гаилә өчен күркәм вакыйга. Виктория дөньяга килде. Минемчә, бу вакыйга безнең хәтердә мәңгегә калачак", – дип котлады гаиләне Наил Мәһдиев һәм аларга шәһәрдән бүләк-100 сум акча тапшырды. 

Гаилә башлыгы хәзергә ялда, гаиләсе белән вакыт үткәрә. Мобилизациягә кадәр Андрей РБР 16 компаниясендә эшли, ә хатыны шәһәрнең 5 нче хастаханәсендә хезмәт куя. Искәртеп узабыз, Наил Мәһдиев Андрей һәм Айгөл белән беренче тапкыр гына очрашмый. Гаилә пары элегрәк шәһәр мэрының хәрби хезмәткәрләр белән очрашуында булган иде.

Гаиләдә Викториядән тыш, ике ул - Райнур һәм Вадим тәрбияләнә. Райнур студент, икенче курста укый, ә Вадим бишенче сыйныфка күчә.

Дүшәмбе, 17 июль 2023, 15:20