Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда Түбән Новгородның референт-үзәге тарафыннан расланган биш кызамык очрагы теркәлгән. Авырулар шәхси балалар үзәкләренең берсендә ачыкланган. Контроль-күзәтчелек чаралары уздырыла, вакытлыча эшчәнлек тыела, биш суд утырышы уза, җомга, 14 июль көнне, суд Монтессори балалар үзәгенең эшен 40 тәүлеккә туктатып тору турында карар чыгара. Бу хакта аппарат киңәшмәсе барышында Роспотребнадзор җитәкчесе Илгизәр Бариев хәбәр итте.

"Кызамыкка каршы вакцинация үткәрү җиңел генә бармый. Бу күпләрнең шәһәр читендәге йортларында, дачаларда яшәүләре, ялларда булулары белән аңлатыла. Шуңа да карамастан, без бу эшне башкарырга тиеш", - дип билгеләп үтте ул. 

Вакцинацияләү 85 процентка җиткерелергә тиеш.

"Бу мәсьәләгә кагылышлы барлык кешеләргә, шул исәптән муниципаль мәгариф идарәсе, мәктәпкәчә тәрбия органнарына да тиешле йөкләмәләр бирегез. Ул ничек йога, авырудан саклану өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бу проблеманы озакка сузмыйча карарга кирәк. Һәр бала безнең өчен кадерле", – дип ассызыклап үтте мэр Наил Мәһдиев.

Дүшәмбе, 17 июль 2023, 09:40