Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядә катнашучы һәм хәзерге вакытта кыска вакытлы ялда булган хәрбиләр белән очрашты. Очрашу «Шатлык» яшьләр үзәгендә узды һәм традицион рәвештә чәй артында сөйләшү форматында үтте.

"Сез бүген хәрби бурычыгызны, хәрби антыгызны үтәгәндә эшләгән батырлыклар хөрмәткә лаек. Шуңа күрә мин ярты миллион шәһәр исеменнән сезгә зур рәхмәт әйтәсем килә. Антыгызга тугры калуыгыз, махсус хәрби операция зонасында булуыгыз, болар барысы да шәхсән сезгә, гаиләләрегезгә карата хөрмәт уята. Сез чын геройлар, мин сезгә граждан буларак та, шәһәр мэры буларак та, Россия Армиясенең запастагы полковнигы буларак та ышандырып әйтәм", – дип мөрәҗәгать итте Наил Мәһдиев сугышчыларга.

Хәрби хезмәткәрләр мэр белән аралашты. Алар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Кайбер мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкин булды, калганнары эшкә алынды. Очрашуда шәһәрнең өч районы башлыклары катнашты, алар хәрбиләрнең гаиләләрендә килеп туган тормыш мәшәкатьләрен хәл итү процессына актив кушылдылар. 

Барлык хәрбиләргә дә кирәк-яраклар тутырылган капчыклар һәм җылы резина итекләр бирелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм даими алып барыла. Шәһәр хәрбиләрнең балалары өчен балалар бакчаларына түләүне, мәктәпләрдә кайнар ризык белән туклану буенча түләү бурычларын үз өстенә ала. Гаиләләр өчен бушлай мәдәни, күңел ачу чаралары үткәрелә. Бәйрәмнәрдә хәрбиләрнең гаиләләре бүләкләр, азык-төлек җыелмалары ала.

Шәһәрдән даими нигездә шефлык ярдәме йөкләре махсус хәрби операция зонасына җибәрелә. Моннан тыш, Лисичанскига ай саен зур гуманитар конвой ай саен юл ала, шул исәптән 5 мең шәһәр халкын кайнар ризык белән тәэмин итү өчен азык-төлек тә җибәрелә. Моннан тыш, кирәкле җиһазлар тапшырыла.

Дүшәмбе, 17 июль 2023, 16:50