2 август көнне 10:00 сәгатьтә «Ватан-ана» мемориалы янында һава-десант гаскәрләре көненә багышланган тантаналы чара узачак.
1930 елның 2 августы «канатлы десант» оештырылган көн дип санала. Нәкъ шул көнне Воронеж янындагы өйрәнүләрдә 12 десантчы Тб-3 бомбардировщигыннан парашют белән сикерә. Бу маневрлардан соң хәрби экспертлар мондый көч кертү кирәклеген аңлыйлар.
Чара программасында: хөрмәтле кунаклар чыгышлары, "мәңгелек ут"ка веноклар һәм чәчәкләр салу.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 17 июль 2023, 17:37