Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Партия десанты" проекты кысаларында Шәһәр Советы «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсенең хатын-кыз депутатлары «Яшьләр ышаныч телефоны» ашыгыч психологик ярдәм үзәгенең капиталь ремонтын тикшерделәр. Моңа кадәр анда беркайчан да ремонт башкарылмаган.

Яшьләр ышаныч телефоны шәһәрдә бердәнбер бушлай психологик хезмәт. Тәүлек әйләнәсе өч линия эшли: рус, татар һәм республика. «Яшьләр ышаныч телефоны» үзәге эшчәнлегенең төп юнәлеше – кризис ситуацияләрендә аноним психологик ярдәм күрсәтү. Хезмәтнең психолог-педагоглары мөрәҗәгать итүнең анонимлыгын һәм абонентка кичекмәстән психологик ярдәм күрсәтүне гарантияли.

2022 елда "Яшьләр ышаныч телефоны" хезмәткәрләре 14 меңгә якын мөрәҗәгать кабул иткән, ә агымдагы елның беренче яртыеллыгында – алты мең шалтырату. Үзәкне ремонтлау 2023 елның мартында башланды. Капиталь ремонт барышында 3 млн сумнан артык эш башкарылган. Бу канализация системасын ремонтлау, электр белән тәэмин итү, телефонлаштыру һәм тәрәзәләрне, бүлмәләр арасындагы ишекләрне алыштыру, шулай ук стеналарны, түшәмнәрне, идәннәрне ремонтлау. Моннан тыш, яңа җиһазлар сатып алынган. Тиздән яңа сулыш алган үзәк яңадан  ишекләрен ачачак. 

Өстәп шуны әйтергә кирәк, шәһәрнең социаль структурасы объектларын төзү һәм ремонтлау Шәһәр Советы депутатлары контролендә.

Сишәмбе, 18 июль 2023, 15:42