Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Бүген Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова «Халык контроле» системасына һәм кире элемтә платформасына гражданнардан килгән уведомлениеләрне карау эшенә багышланган республика киңәшмәсендә чыгыш ясады. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм «Халык контроле» системасының баш модераторы Сәрия Сабурская чакыруы буенча муниципалитетлар кураторларына Чаллыда яшәүчеләр белән нәтиҗәле элемтәгә ярдәм итүче алгоритмнар тәкъдим ителде.

"Безнең бурыч - һәр мөрәҗәгатькә тиешле игътибар бирү, аларны вакытында һәм сыйфатлы карау, куелган мәсьәләләрне хәл итүгә ирешү. Атна саен шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов катнашындагы аппарат киңәшмәләрендә халык тарафыннан «Халык контроле»ндә бастырылган иң катлаулы проблемалар карала һәм тикшерелә. Һәрбер мәсьәлә буенча карар бары тик урынга чыгу проблемасын өйрәнгәннән соң гына кабул ителә. Кирәк булганда, уведомлениеләрне үтәлеш вакыты күрсәтелгән «Планлаштырылган» статусы бирелә. Мондый гаризаларны хәл итү өчен еш кына зур күләмдә финанслау таләп ителә, шуңа күрә алар төрле дәрәҗәдәге программаларга кертелә", – дип билгеләп үтте Гөлнар Әхмәтова.

Шәһәр бюджетыннан аеруча чыгымлы гаризаларны хәл итү өчен өстәмә финанслау бүлеп бирелә. 2023 елның беренче яртыеллыгында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы программасы аша халыктан килгән мәсьәләләрне хәл итү өчен 125 млн 200 мең сум акча каралган.

Күрсәтелгән чорда Чаллы шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан 5 941 уведомление каралган, шуларның 631е кире элемтә платформасы аша килгән. Әлеге чорда 4 928 уведомление тикшерелгән. Хәзерге вакытта хәл ителгән гаризалар өлеше 83% тәшкил итә, бу 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5% ка югарырак.

Иң күп мөрәҗәгатьләр "төзекләндерү һәм инфраструктура" категориясе буенча килде - 2 996 уведомление. Хисап чорында әлеге категория буенча 2508 уведомление хәл ителгән (Бу килгән мөрәҗәгатьләрнең 83,7 процентын тәшкил итә).

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен 11 идарәче компаниянең җаваплы башкаручыларына системага керү мөмкинлеге ачылды, уведомлениеләрне карау тәртибе буенча укыту үткәрелде. Бүгенге көндә системага 16 махсус оешма тоташтырылган.

Гөлнар Әхмәтова Сәрия Сабурскаяга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде: «Сезнең Чаллыга күп тапкырлар сәфәрләрегез вакытында, шәһәребез гражданнарының шикаятьләре буенча объектларны үзегез карап чыктыгыз, бу эшне камилләштерергә һәм аны югарырак дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирде».

Чәршәмбе, 19 июль 2023, 16:54