Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Бүген 22/15 йортында яшәүчеләр Автозавод районы администрациясе белән бергә «Безнең ишегалды» төзүчеләре өчен бәйрәм төшке ашы оештырды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев та хезмәт кешеләренә рәхмәт белдерергә килде. 

"Мин хөрмәтле төзүчеләребезнең нәрсә эшләгәннәрен бәяләргә, әлеге комплекста яшәүчеләр белән бергә "Безнең ишегалды" программасы ярдәмендә башкарылган эшләр өчен шатланырга, әлеге республика программасы инициаторы Рөстәм Нургали улы Миңнехановка зур рәхмәт әйтергә бурычлымын", – диде Наил Мәһдиев.

Төзүчеләр өчен шәһәр артистлары чыгыш ясады, төшке аш оештырылды. Аларны хуш исле плов, салатлар, компот һәм камыр ризыклары белән сыйладылар.

"Халык бу проект өчен бик рәхмәтле, машина кую урыны, атынгычлар, барлык җиһазлар, барлык юллар – барысы да сыйфатлы һәм яхшы эшләнгән. Республикабыз рәисе Рөстәм Нургали улына һәм Наил Гамбәр улына бу комплекста яшәүчеләр исеменнән безнең шәһәрдә мондый программа барлыкка килгәне өчен зур рәхмәт", – дип уртаклашты «Надежда» ТИҮ рәисе Венера Наумкина.

22/15 уникаль йортында - 34 подъезд, йорт 1986 елда төзелгән. Биредә 1500 чамасы Чаллылы яши. Ремонт нәтиҗәсендә төзекләндерелгән тротуарлар һәм юллар барлыкка килде, сүз уңаеннан, юл өлеше ике метрга киңәйтелде, өстәмә рәвештә 70 парковка урыны булдырылды, хәзер алар ике йөзгә якын. Ишегалдын төзекләндерү өстендә 20 көн дәвамында җиде берәмлек техника һәм 20 хезмәткәр эшләгән.

"Безнең ишегалды" программасын гамәлгә ашыруның дүрт елында Чаллыда 338 ишегалды ремонтланган, ремонтның гомуми суммасы биш млрд сумга якын. Быел автокалада ике млрд сумга якын 84 ишегалды ремонтланачак.

Чәршәмбе, 19 июль 2023, 15:37