Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Наил Мәһдиев Балалар хастаханәсенең берничә бүлеген карау өчен КБМҮнә килде. Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов, баш табиб Альберт Хаертдинов һәм аның урынбасарлары Наил Агишев һәм Наталья Наговицына мэрга шокка каршы зал, рентген кабинеты, офтальмология бүлеген күрсәттеләр, балалар медицина реабилитациясе бүлеге эшчәнлеге турында фикер алыштылар.

Шулай ук Наил Мәһдиев перинаталь үзәктән аерым торган 9/23 бинасын карады. Мэр репродуктив сәламәтлекне саклауның консультатив-диагностик поликлиникасы, яралгыны антенаталь саклауның районара бүлеге эше белән танышты, буш биналарны карады. КБМҮ баш табибы Альберт Хәертдинов бинага капиталь ремонт кирәклеген билгеләп үтте. Ул 1989 елда ук бала тудыру йортларының бер үк типтагы проекты буенча төзелгән. Фикер алышу барышында әлеге бүлекчәнең алга таба үсеш перспективалары билгеләнде. 

КБМҮ буенча экскурсия барышында Наил Мәһдиев хастаханә мөдирләре һәм хезмәткәрләре белән аралашты.Ул кадрлар белән тәэмин ителеш мәсьәләләренә кагылды һәм илнең күрше төбәкләреннән яңа табибларны җәлеп итү буенча актив эш алып барырга чакырды: «Без баш табибларга бурыч куябыз – табиб табасыз һәм ул Чаллыга килүгә, аңа шунда ук шәһәр биргән фатирдан ачкычлар тапшырасыз. Табиб анда яшәгән чорда, коммуналь түләүләрне генә түли, шул ук чорда социаль ипотекага чиратка баса. Әгәр ир белән хатын икесе дә табиблар икән, аларның һәркайсына берәр миллион биреләчәк, ягъни бу ике миллион сум дигән сүз», – дип ассызыклады Наил Мәһдиев. 

Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән медицина хезмәткәрләрен җәлеп итү өчен ТР Хөкүмәте грантларының 800 мең сум күләмендә программасы гамәлгә ашырыла, шуңа өстәп 200 мең сум шәһәр бюджетыннан бирелә. Бу акчалар социаль ипотеканы түләүгә юнәлтелә.

Чәршәмбе, 19 июль 2023, 19:10