Мы в социальных сетях

Ел башыннан Социаль фонд инвалид балалары булган  ата-аналарга өстәмә ял көннәре өчен  якынча 95,2 млн. сум акча түләгән. Айга дүрт көн тәшкил иткән  мини-отпуск ата-аналарга, опекуннарга һәм попечительләргә бу көннәрне инвалид  баланы тәрбияләүгә багышлый алсын өчен бирелә. Гомумән алганда, әти-әниләргә ял көне өчен акча  түләнгән.

Өстәмә яллар сорап язылган гариза эш бирүчегә тапшырыла. Көннәрне берьюлы рәттән яки ай дәвамында төрле даталар буенча бүлеп алырга мөмкин. Файдаланылмаган ташламалы көннәр киләсе айга күчерелми.

"Сентябрьдән өстәмә ял көннәрен уңайлырак форматта кулланырга мөмкин булачак. Ата-аналар,  файдаланылмаган ял көннәрен  җыеп бару мөмкинлегеннән файдаланып, 24 көнлек  өстәмә ялны бала карауга багышлый алачаклар", - дип ачыклык кертте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд идарәчесе Эдуард Вафин.

Хезмәткәр эш бирүче белән яллар датасын килештерергә һәм кадрлар бүлегенә тиешле гариза бирергә тиеш була. Хәзерге вакытта агымдагы айда файдаланылмаган ял көннәре кушылмый һәм киләсе айга күчерелми.

Чәршәмбе, 19 июль 2023, 20:23