Мы в социальных сетях

56/23 йорт ишегалдында "Безнең ишегалды" программасы архитекторлары, "Яшүсмер" яшьләр клублары үзәге һәм "Беренчеләр хәрәкәте" яшь чаллылылар өчен бәйрәм үткәрделәр. Балалар өчен экспертлар архитектурага багышланган мастер-класс һәм уеннар оештырдылар. Спикер буларак, Татарстан Республикасы рәисенең «Безнең ишегалды» программасын әйдәп баручы архитектор-шәһәр төзүчесе Олег Гордиенко чыгыш ясады.

"Балалар бик яхшы эшли, аеруча беренче тәҗрибә өчен бу бер дигән нәтиҗә. Минемчә, аларның барысы да планлаштырганны эшләде. Иң мөһиме, алар чын архитекторлар кебек киңлек белән эшли алдылар һәм шәһәрне кечкенә масштабта тәкъдим иттеләр", – дип уртаклашты спикер. 

Балалар пенополистиролдан макетлар ясарга өйрәнделәр. Алар кечкенә төркемнәрдә эшләделәр, кабатланмас макетлар ясадылар. Кемдер үз ишегалдының кечкенә версиясен, 2.18 бизнес-үзәген яки тулы торак комплекс төзүне сайлаган. 

Соңыннан балалар юл эшчесе һөнәре белән таныштылар. Алар ишегалларын төзекләндерүдә нинди техника кулланыла һәм ни өчен ишегаллары нәкъ шулай төзелүен белделәр. 

Аннары алар бәйрәмнең төп кунакларын – этләрне каршы алдылар. Дүрт аяклы дуслар хуҗаларының ачык күрсәтмәләре буенча төрле командалар һәм трюклар үтәделәр. Шулай итеп балалар кинолог һөнәре турында һәм ни өчен хезмәт этләре кирәклеген белделәр. Йорт хайваннары хуҗалары этләрен сыйпап, хайваннар белән социаль аралашуның нечкәлекләре турында сөйләделәр.

Чәршәмбе, 19 июль 2023, 20:01