Мы в социальных сетях

Бүген матбугат конференциясе барышында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге территориаль бүлеге башлыгы Илгизәр Бариев һәм Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары, шәһәр Сәламәтлек саклау идарәсенең йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Татьяна Әгъләмова Яр Чаллыда вакцинация һәм кызамык белән авыру дәрәҗәсе турында сөйләделәр.

Россиянең берничә төбәге территориясендә зарарлану очагы бар. Яр Чаллыда Тукай районыннан 3 очрак һәм тагын ике бала теркәлгән, барлык нәтиҗәләр Түбән Новгородның референт-үзәге тарафыннан расланган. Бу биш авыручы баланың прививка ясатмавы билгеле. Алар шәхси балалар үзәгенең берсендә авыру йоктырган. Контроль-күзәтчелек чаралары уздырылды. Хәзер бу үзәкнең эшчәнлеге суд карары буенча 40 тәүлеккә туктатылган. Тикшерү барышында 27 хокук бозу очрагы ачыкланган.

Кызамык-йогышлы авыру, ул кешедән кешегә һава аша тарала. Инкубация чоры якынча 28 көн дәвам итә. Симптомнары: тәннең өске өлешендә тимгелләр, күзләрнең кызарып чыгуы, конъюнктивит, бронхит ютәле, томау төшү, югары температура, хәлсезлек. Бу авыру бик күп катлауланулар белән куркыныч, мәсәлән, кызамык энцефалиты, пневмония, колак эче ялкынсыну. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, өлкәннәрдә кызамык авыррак формада уза.

Ләкин, кызамык вакцина белән идарә ителә торган инфекцияләргә карый. Мәҗбүри вакцинация бер яшьтә 18 айда уза. Бер яшькә кадәрге балаларга иммуноглобулин үткәрергә кирәк.

"Кызамык һәрвакыт бик авыр инфекция булып саналды һәм хәзер бу авыру белән көрәшүнең чагыштырмача уңай нәтиҗәсе актив вакцина профилактикасы белән бәйле", – дип уртаклашты Татьяна Әгъләмова.

Әгәр мәктәптә кызамык очрагы барлыкка килсә, прививка ясатмаган балалар уку процессыннан читләштереләчәк. Авыруны кисәтү өчен, беренче 72 сәгатьтә прививка ясатырга кирәк.

"Без планлы рәвештә 18 яшькә кадәрге балалар һәм 35 яшькә кадәрге өлкәннәргә, шулай ук 36 яшьтән 55 яшькә кадәрге өлкәннәргә прививка ясыйбыз", – диде Илгизәр Бариев. Ул шулай ук прививканың ял вакытында һәм чит ил курортларына ял итәргә баручылар өчен аеруча мөһим булуын билгеләп үтте.

Пәнҗешәмбе, 20 июль 2023, 12:46