Мы в социальных сетях

28 һәм 29 августта Татарстан Республикасы көненә багышлап Габдулла Тукай исемендәге яр буенда «Ачык галерея» икенче урам графикасы фестивале оештырылачак. Бу юлы рәссамнар пляжның бөтен территориясенә диярлек якты төсләр өстәячәк. Диварларда суга төшү юнәлешеннән алып Мәләкәс елгасы күперенә кадәр нәфис сурәтләр барлыкка киләчәк.

Чаралар «Ачык галерея»да катнашучылар өчен генә узмый. Фестиваль уздырыла торган урында шәһәр халкы өчен тематик бәйрәм программасы да оештырылачак.

"Бу юлы фестиваль дә ачык булачак. Чаллы рәссамнары, башка шәһәрләрдән рәссамнар, ялгыз һәм командада эшләүче сәнгать әһелләре чакырылачак", - дип билгеләп үтте матбугат конференциясе барышында Шәһәр Советы депутаты Полина Трянина. Чарага  "Ачык галерея" беренче иҗат фестивалендә катнашучы рәссамнар да кушылачак. 

Фестиваль берничә тематикада узачак. Оештыручылар конкурста катнашучыларның һәркайсы үзенең иҗади планнарын тормышка ашыра алсын һәм арт-объектларны яр буе киңлегенә органик рәвештә кертә алсын өчен бирем формалаштырырга тырыштылар.

"Без шәһәребезнең һәр кисәкчәсе үз индивидуальлеген чагылдыруын, якты, гүзәл һәм җәлеп итү үзәге булуын телибез", - дип уртаклашты архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәсенең Генераль план һәм территорияләрне үстерү бүлеге башлыгы Мәликә Шәмсиева.

Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 3 августка кадәр кабул ителә. Эскизларны электрон почта адресына җибәрергә мөмкин: mcnur@mail.ru  һәм «ВКонтакте» төркеменә.

Пәнҗешәмбе, 20 июль 2023, 12:52