Мы в социальных сетях

Бегишево аэропортында Роспотребнадзор хезмәткәрләре контрольне көчәйтте. Бу билгесез лихорадка очраклары белән бәйле. Шул турыда матбугат конференциясе барышында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Яр Чаллы шәһәрендәге территориаль бүлеге башлыгы Илгизәр Бариев хәбәр итте.

"Екатеринбургтан кайткан, Мисыр провинцияләрнең берсендә ял иткән төркемнәр бик үк аңлашылмаслык лихорадка белән килеп төшкәнгә күрә, бүген безнең Казан һәм Бегишево халыкара аэропортларында кайтучыларны контрольдә тоту режимы көчәйтелде. Бу тепловизорлар аша узу да, пассажирларның, пилотларның, бортпроводникларның хәлен визуаль бәяләү дә", – дип билгеләп үтте Илгизәр Бариев.

Мисырның сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, бу авыру кешедән кешегә йокмый, бары тик билгеле бер төр кортлар тешләве аша гына күчәргә мөмкин. Бүгенге көндә Бегишево аэропортында кайтучылар тарафыннан үзләрен начар хис итү очраклары расланмаган.

Пәнҗешәмбе, 20 июль 2023, 13:02