Мы в социальных сетях

Бүген Валерий Павлович һәм Валентина Аркадьевна  Устюжиннар гаилә тормышының алтын юбилеен бәйрәм итәләр.

Нәкъ 50 ел элек - 1973 елның 20 июлендә Удмуртия Республикасының Воткинск шәһәрендә Устюжиннарның яшь гаиләсе барлыкка килә.

 Валерий белән Валентина балачактан ук таныш булалар - йорт тәрәзәләре бер-берсенә карап тора аларның. 

Үсмер чакта ук алар шаяртып, үскәч өйләнешәчәкбез дип әйткәннәр. Һәм шулай булган да, Валентина  Валерийны армиядән көтеп ала һәм яшьләр туй үткәрәләр.

Валерий Павлович һәм Валентина Аркаьевна ике ул тәрбияләп үстергәннәр, бакчасы белән йорт салганнар. Хәзер юбилярлар - 4 онык һәм 5 оныкчык өчен әби - бабай (6 нчы оныкчыкны  көтәләр!).

ЗАГС идарәсе белгече Резеда Гарифуллина өйләренә барып Устюжиннарны алтын юбилейлары белән котлады. Валерий Павлович һәм Валентина Аркадьевна, мәхәббәт һәм тугрылык символы булган никах балдаклары белән алмаштылар.

Пәнҗешәмбе, 20 июль 2023, 17:01