Мы в социальных сетях

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча идарәсе салым түләүчеләрне "Бердәм салым счеты. Актуаль сораулар" темасына вебинарга чакыра. Ул 24 июльдә 10: 00 сәгатьтә узачак.

Вебинар спикеры - Россия Федераль салым хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсенең бурычларны җайга салу бүлеге башлыгы Элина Лекомцева. Ул бердәм салым системасының эш принциплары турында сөйләячәк. Шулай ук вебинарда салым түләүчеләрдә бердәм салым счеты институты кертелү белән бәйле актуаль мәсьәләләр каралачак.

Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Катнашу өчен сылтама буенча үтәргә кирәк https://w.sbis.ru/webinar/48fc39fe-7447-4d69-ba0f-a5eb9c6c5694 һәм ачылган биттә «Катнашачакмын» төймәсенә басырга һәм чарага теркәлергә. Вебинар алдыннан сылтаманы ачып, «Вебинарга күчү» төймәсенә басырга кирәк булачак.


Пәнҗешәмбе, 20 июль 2023, 17:15