Мы в социальных сетях

Агымдагы елның алты аенда Яр Чаллыда зыян күрүчеләр белән 196 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Биш кеше һәлак була һәм 246 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта юл хәрәкәте иминлеге комиссиясендә Чаллы шәһәре буенча Юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Радий Кадиков хәбәр итте.

Аварияләрнең төп төрләре булып автомобильләр бәрелешүе; җәяүлеләрне бәрдерү; велосипедчыларны бәрдерү; пассажирның егылуы; киртәгә бәрелү очраклары. Мәсәлән, юл хәрәкәтенең иң якланмаган катнашучылары булып җәяүлеләр тора. Аларның гаебе белән 23 юл-транспорт һәлакәте була, аларда бер кеше һәлак була һәм 22 кеше яралана. Шул ук вакытта исерек җәяүлеләр гаебе катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны 75% ка кимегән. ЮХИДИнең шәхси составы эше нәтиҗәсендә җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 988 очрагы туктатылган. Алты ай эчендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре шәһәр территориясендә 35 меңнән артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны туктаткан.

Җәяүлеләр кичүе кагыйдәләрен бозу буенча юл-транспорт һәлакәтләре саны 42,4% ка кимегән. Юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саны җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу сәбәпле 19 очрак тәшкил итә.

Пәнҗешәмбе, 20 июль 2023, 17:53