Мы в социальных сетях

Бүген Башкарма комитетта Илья Зуев җитәкчелегендә комиссия эше узды, анда район башлыклары Ленар Әхмәтҗанов, Эдуард Фәттахов һәм Винер Харисов катнашты. Аның барышында 2022 ел йомгаклары буенча «Шәһәрнең иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» шәһәр конкурсына йомгак ясадылар.

 Конкурсның приз фонды 350 мең сумны үз эченә ала. Гран-при 50 мең сум тәшкил итә; беренче урынны алган өч җиңүчегә 30 000 сум; икенче урынга 25 000 сум бирелә; өченче урын өчен – 20 000 сум; дүртенче урын өчен – 15 000 сум; бишенче урын өчен-10 000 сум күләмендә акчалата бүләк каралган.

Конкурс нәтиҗәләре буенча гран-при 39 комплексының ТИҮ рәисе Мәдинә Якуб кызы Мөхәммәтҗановага бирелде. 2022 ел нәтиҗәләре буенча «Шәһәрнең иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» конкурсында җиңүчеләр исемлеге.

Комсомол районы буенча:

1 урын-Вера Николаевна Захарова, «10 комплекс» ТИҮ,

2 урын-Әнвәр Әмин улы Таһиров, "Суар" ТИҮ,

3 урын-Елена Александровна Овчинникова, «Бумажник» ТИҮ,

4 урын-Мәрьям Агмәл кызы Мостафина, «Уют» ТИҮ,

5 урын-Любовь Владимировна Кутузова, «Наш дом»ТИҮсе. 

Автозавод районы буенча:

1 урын-Любовь Николаевна Паньшина, «Светлый 25 комплекс» ТИҮ,

2 урын - Галина Михайловна Кузнецова, «Энергия 54 комплекс»ТИҮ,

3 урын-Валентина Григорьевна Марова, «48 комплекс»ТИҮ, 

4 урын - Марина Александровна Җәләлиева, «Уютный 26 комплекс»ТИҮ, 

5 урын - Людмила Николаевна Намазова, "Вахитовский 30 комлекс" ТИҮ. 

Үзәк районы буенча:

1 урын-Мәдинә Якуб кызы Мөхәммәтҗанова, «39 комплекс»ТИҮ,

2 урын-Рафилә Фаяз кызы Нуриева, «13 комплекс» ТИҮ,

3 урын-Наталья Федоровна Гордиенко, «6 комплекс» ТИҮ,

4 урын-Зөлфия Сәетбаттал кызы Зәйнуллина, «37 комплекс»ТИҮ,

5 урын-Аэлита Марат кызы Сафина, «60 комплекс»ТИҮ.

Пәнҗешәмбе, 20 июль 2023, 17:52