Мы в социальных сетях

Быел йөк автотранспорты катнашында 13 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 22 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. Бу хакта юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышы барышында Юл хәрәкәте иминлеге буенча баш дәүләт инспекторы Радий Кадиков хәбәр итте. Шулай ук шәһәр эчендә автомобильләр хәрәкәте, проспектларда һәм комплексларда зур йөк машиналарын кую Чаллы өчен җитди проблема булып тора. Әйтик, агымдагы елның алты аенда «йөк автомобильләре хәрәкәте тыелган» юл билгесен бозган өчен 278 машина йөртүче җаваплылыкка тартылган. 

"Күргәнегезчә шәһәр буйлап йөри башлаган зур йөк машиналары төшке ашка да, төнгә дә автомобильләрен куя. Бу төр транспортка игътибар беренче планга чыга", - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов. 

Ул йөк ташучы компанияләр җитәкчеләренә дә мөрәҗәгать итеп, рейслар вакытында йөртүчеләрнең хәрәкәтен, автомобильләрнең техник торышын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтүне таләп итте. Фәрид Салахов ассызыклаганча, шәһәр тарафыннан хәлне контрольдә тоту, шул исәптән, вазифаи һәм юридик затларга карата да, көчәйтеләчәк.

Транспорт зур йөк белән хәрәкәт иткәндә юл япмасына йөкләнеш арта, бу барлыкка килгән ярыклар һәм чокыр-чакыр рәвешендә катламны җимерүгә китерә. Эссе вакытта юлның җимерелүе берничә тапкыр арта.

"Юлларның сыйфаты сизелерлек кими, катламда шулай ук чокырлар, ярыклар барлыкка килә – болар барысы да хәрәкәт вакытында уңайсызлыклар тудыра, автомобильнең йөрү өлеше еш ватылуга һәм кешеләрнең гомере өзелүгә китергән юл-транспорт һәлакәтенә сәбәп була", – дип билгеләп үтте шәһәрнең төп юл хәрәкәте инспекторы. Ул шулай ук юл япмасына зыян китергән өчен конкрет кешене генә җаваплылыкка тарту мөмкин түгел, чөнки юл япмасының җимерелүе бер мизгелдә генә булмый, дип өстәде.

Йөк ташу тавыш, тузан чыгармаган, юлларны һәм әйләнә-тирә мохитне пычратмаган очракта рөхсәт ителә. Әгәр йөкнең торышы һәм куелуы күрсәтелгән таләпләрне канәгатьләндерми икән, машина йөртүче килеп туган кимчелекләрне бетерү өчен чаралар күрергә яки алга таба хәрәкәтне туктатырга тиеш.

Пәнҗешәмбе, 20 июль 2023, 18:24