Мы в социальных сетях

"Беренчеләр хәрәкәте" УРАМ экстрим-паркы командасы белән берлектә Татарстан парклары буенча турне башлый. 29 июльдә "Гренада" экстрим-паркында чаллылыларны all Styles юнәлеше буенча ярышлар, мастер-класслар һәм бию баттллары көтә.

Шулай ук экстремаль спорт төрләре һәм урам иҗаты юнәлешләре буенча ярышларның сайлап алу этаплары узачак. Дисциплиналар арасында: скейтбординг, BMX һәм трюклы самокат. Җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләр алачак һәм 30 августта Казанда узачак «УРАМ» республика урам мәдәнияте фестиваленең финал этабына эләгәчәк.

Турда титуллы спортчылар һәм урам мәдәнияте вәкилләре катнашачак. Алар арасында: ВМХ буенча алты тапкыр Россия чемпионы, Токиодагы Олимпия уеннарында катнашучы Ирек Ризаев; No comply girls проектын төзүче, Urban Games Бөтенроссия урам уеннары җиңүчесе Ксения Корюкина; биюче, «Вход» фестивален оештыручы, «MON»театр киңлеге резиденты Марат Казиханов; самокат спорты буенча Татарстан җыелма командасы әгъзасы, команда райдеры boardshop – toxic8 Камил Садыйков һәм башкалар.

Җомга, 21 июль 2023, 12:31