Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Комиссия утырышына предприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләр чакырылды. Алар салымнар, җыемнар һәм производствода бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерү буенча бурычлар, шулай ук хезмәт хакының түбән дәрәҗәсе мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Комиссия эш нәтиҗәләре буенча «ТД СТАНДАРТ МЕТАЛЛ», «ГЕРМЕС ТУР», «ЭНЕРГО-ПРОМ» предприятиеләре җитәкчеләренә хезмәткәрләргә минималь куллану бюджетыннан түбән булмаган хезмәт хакы түләргә, киләчәктә Татарстан Республикасында хезмәт хакын уртача тармак дәрәҗәсенә кадәр арттыру мөмкинлеген карарга һәм хезмәт законнарын үтәргә киңәш ителде.

«СТРОИМ ОТ ДУШИ», «АНТИКОР», «ЭНЕРГОПРОГРЕСС» предприятиеләренә Социаль иминият фондына иминият взнослары, салымнар һәм җыемнар буенча бурычларны түләргә киңәш ителде. 

Җомга, 21 июль 2023, 13:07