Мы в социальных сетях

129 нчы «Белоснежка» балалар бакчасында «ТАТНЕФТЬ» хәйрия фонды ярдәме белән Халыкара шахмат көненә багышланган чара узды. Малайлар һәм кызлар бер ел эчендә алган күнекмәләрен күрсәттеләр: тарих турында белем, уен кагыйдәләре, шахмат кырында ориентлашу осталыгы. 

Балалар шахмат турында җырлар җырладылар һәм шигырьләр укыдылар, шахмат белән бәйле мәсьәләләр һәм күнегүләр чиштеләр. Шахмат турниры нәтиҗәләре буенча балалар бакчасының иң көчле уенчылары арасында бер үк вакытта уен сеансы зур уңыш белән узды. Уен зур кызыксыну уятты, һәркем призлы өч урынга кем керәчәген белергә теләде.

Абсолют җиңүчене «Өч кешегә шахмат» уены билгели алды. Яшь спортчылар интеллектуаль уенга җитди карыйлар, хәрәкәтләрне исәпләү осталыгын күрсәтәләр, катлаулы ситуациядән чыгу юлларын тактада ныклап эзлиләр. Дулкынлануны җиңеп, һәр катнашучы җиңүгә омтылды.Турнир җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды: беренче урынны Әмирхан Юмакаев, икенче урынны Рауль Васильев, өченче урынны Вячеслав Печерский яулады. 

Җомга, 21 июль 2023, 17:43