Мы в социальных сетях

59 нчы "Адымнар-Чаллы" полилингваль гимназиянең спорт кырында Мэр кубогына ишегалды командалары арасында мини-футбол буенча турнир финалы узды. Наил Мәһдиев яшь спортчыларны котлады һәм җиңүчеләрне бүләкләде. Очрашуда шулай ук өч район башлыклары: Ленар Әхмәтҗанов, Эдуард Фәттахов һәм Винер Харисов катнашты. Финалда шәһәрнең өч районы җиңүчеләре очрашты. Алар - 30 нчы мәктәпнең "Кенгуру", 19 нчы мәктәпнең "Ягуары", 56 нчы мәктәпнең "Псы" командалары. Турнирда барлыгы 400дән артык яшүсмер катнашты, бу 37 команданы тәшкил итә.

"Команда хисе, үзара ярдәм хисе, бер футбол гаиләсе – бик мөһим, бу яхшы спорт сыйфатлары тормышта кирәк булачак. Без дә ишегалды футболын, яшүсмерләр футболын уйнадык. Футболчының бүгенге көндә иң яхшы сыйфатлары безгә олы тормышта ярдәм итә", - дип мөрәҗәгать итте футболчыларга Наил Мәһдиев.

Суперфиналда «Кенгуру» һәм «Ягуары» уйнады. "Кенгуру" 2:0 исәбе белән җиңеп, Мэр кубогын яулады. «Кенгуру» командасының һәр җиңүчесенә Наил Мәһдиев бүләк итеп велосипед тапшырды. «Ягуары» командасы көмеш медальләргә ия булды. Команданың һәр уенчысы спорт кибетенә биш мең сумлык сертификат алды. Бронза медальләр 56 нчы мәктәпнең «Псы» командасына бирелде. Һәр футболчыга өч мең сумлык сертификатлар тапшырылды. Команда тренерлары призлар белән билгеләп үтелде. Наил Мәһдиев ишегалды, мәктәп футболына ярдәм итү өчен финанс ресурсларын кызганмаган предприятие җитәкчеләренә һәм бизнесменнарга рәхмәт белдерде. 

Җомга, 21 июль 2023, 18:58