Мы в социальных сетях

Чаллыда «Кече һәм урта бизнес вәкилләренең, үзмәшгуль гражданнарның эре заказчыларны сатып алуда катнашуы» дигән уникаль бизнес-семинар узачак. Ул 1 август көнне 11:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр «Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлегенең уку үзәгендә үткәрелә. 

Семинар аеруча предприятие һәм оешма җитәкчеләренә; үзмәшгуль гражданнарга һәм сатып алуларда катнашырга теләүче шәхси эшмәкәрләргә; сатып алу процедураларын үткәрү өчен җаваплы белгечләргә; сату, сатып алу һәм тәэмин итү бүлекләре хезмәткәрләренә; юристларга кызыклы булачак.

Чарада "МСП Корпорациясе",электрон сәүдә мәйданчыклары һәм «Транснефть» һәм «РЖД» кебек эре заказчылар вәкилләре, эшмәкәрләрнең иҗтимагый берләшмәләре катнашачак;

Семинар Шамил Усманов урамы, 122 адресы буенча узачак (керү урыны аерым). Теркәлү өчен сылтама: https://мсп.рф/education/events/kak-vyigrat-tender-i-stat-postavshchikom-krupneyshikh-kompaniy-76357637

Дүшәмбе, 31 июль 2023, 11:20