Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзенең 95 яшьлек юбилеен Автозавод районында яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Татьяна Петровна Назарова билгеләп үтә.

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны администрация башлыгы урынбасары, Автозавод районы халыкка социаль ярдәм бүлеге башлыгы Елена Әлмөхәммәтова котлады.

Татьяна Петровна Константиновка авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Дүрт сыйныф тәмамлаган соң колхозга эшкә урнашкан, соңрак Серофимовка бистәсендәге тегү фабрикасына эшкә кергән. Сугыш вакытында колхозда эшли, икмәк пешерә, фронтка азык-төлек җибәрә. Татьяна Петровна 50-нче елларда сугышта катнашкан егеткә кияүгә чыга. Бәхетле никахта өч бала туа. Татьяна Петровна күп еллар балалар йортында бала караучы булып эшли. Лаеклы ялга чыккач, тагын берничә ел балалар белән эшләвен дәвам итә. Хәзер Татьяна Петровнаның ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар.

Дүшәмбе, 24 июль 2023, 10:15