Мы в социальных сетях

27 июльдә Азатлык мәйданында 18:00 сәгатьтә «Барысы да үзебезнекеләр» дип исемләнгән акустик музыкаль чара узачак. Тулырак мәгълүматны +7 (962) 573-80-98 телефоны буенча алырга мөмкин. 

Шулай ук бу көнне Кама аръягы төбәге осталарыннан товарлар сату ярминкәсе узачак. Яшьләр ярминкәсе үз эшен 16:00 сәгатьтә башлый һәм 21:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Чаралар «Яшьләр кварталы» проектына керә, ул апрель аенда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте муниципаль автоном һәм бюджет учреждениеләренә яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга грантлар конкурсында җиңүче булды. «Яшьләр кварталы» чаралар комплексы ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Нур» яшьләр үзәге тарафыннан грант конкурсы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Дүшәмбе, 24 июль 2023, 10:45