Мы в социальных сетях

Бүген Кама балалар перинаталь үзәгендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев хезмәттәшләре, Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары белән бергә кызлары туган Чаллы хәрбиләренең ике гаиләсен каршы алды. Беренче булып Малюткиннар гаиләсеннән - әниләре Иринаны һәм кызлары Мианы тантаналы каршылау узды. Бала тудыру йортына кызчыгын каршыларга гаилә башлыгы Денис та килгән иде. 

"Сугышчыларыбызны махсус хәрби операция зонасына озатканда, без хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итәчәкбез дип сүз бирдек. Шуңа күрә без бүген монда аларга үз хөрмәтебезне күрсәтергә җыелдык. Бу кеше тормышындагы иң мөһим, күркәм һәм онытылмаслык вакыйга - бала тудыру йортыннан каршы алу. Бу вакыйга туганнарыбыз, якыннарыбыз, дусларыбыз хәтерендә мәңгегә калачак", - диде Наил Мәһдиев әти-әниләрен котлады һәм шәһәрдән 100 мең сум бүләк тапшырды.

Мия Малюткиннар гаиләсендә икенче бала. Ул олы абыйсы Максим белән үсәчәк. Максим тиздән беренче сыйныфка барачак. Ул сеңлесенең дөньяга килүенә бик шат.

Хәрби хезмәткәр Ленар Хаҗиев гаиләсендә дә күптән көтелгән вакыйга булды. Аның хатыны Миләүшә кызлары Сылуны алып кайта. Сабыйның исеме "матур" дигәнне аңлата. Хаҗиевлар гаиләсендә олы кызлары Сафира үсеп килә. Очрашу вакытында ул шигырь сөйләп, чарада катнашучыларның күңелен яулап ала. 

Дүшәмбе, 24 июль 2023, 17:22