Мы в социальных сетях

2022-23 уку елында мәктәпне 5 514 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлаган. Йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча 316 укучы кызыл аттестатлар алган. Бу хакта бүген мэр Наил Мәһдиев җитәкчелегендә узган аппарат киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин хәбәр итте.

Биология, информатика, рус теле буенча нәтиҗәләр республика күрсәткечләреннән югарырак. Калган фәннәр буенча нәтиҗәләр республикадагы кебек үк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 129 чыгарылыш укучысы туган тел буенча имтихан тапшырган. Бу бер ел элек булганнан ике ярым тапкыр күбрәк. Шул ук вакытта тарих һәм география буенча төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре республика нәтиҗәләреннән түбәнрәк. ТДИ нәтиҗәләре буенча канәгатьләнерлек булмаган билгеләре булган 130 укучы төп гомуми белем турында аттестат алмаган. Алар имтиханнарны агымдагы елның сентябрендә өстәмә срокларда тапшыра алачак.

"Бу юлы мин булачак тугызынчы сыйныф укучыларының әти-әниләренә мөрәҗәгать итәргә телим: имтиханнарга әзерлек-укытучы, ата-ана һәм укучының уртак эше, әгәр дә бу чылбырның бер генә өлеше өзелсә дә, тискәре нәтиҗәгә китерәчәк. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның әти – әниләренә: подъезд янындагы мәктәпне түгел, ә уку профилен, югары уку йортына керүгә сыйфатлы әзерлекне сайлагыз", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Хуҗин. 

Киләсе уку елында шәһәрнең 60 мәгариф учреждениесе базасында 144 профильле унынчы сыйныф ачу планлаштырыла. 20 июньдә Чаллының барлык һөнәри белем бирү учреждениеләренең кабул итү комиссияләре үз ишекләрен ачты. Документларны кабул итү 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, көллияткә яки техникумга керү өчен кабул итү комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә һәм документлар тапшырырга кирәк. Бу, нигездә, паспорт, аттестатның оригиналы, 3х4 фотолар.

Дүшәмбе, 24 июль 2023, 15:06