Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 14 республика һәм федераль программа гамәлгә ашырыла, алар кысаларында федераль һәм республика бюджетлары хисабына 9 млрд 900 млн сумлык объектлар төзелә, капиталь ремонтлана һәм төзекләндерелә. Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән шәһәрнең яңа торак территорияләрен төзекләндерүдә комплекслы алым гамәлгә ашырыла. Төзелә торган торак комплекслар кирәкле инфраструктура белән тәэмин ителә бу - мәктәпләр, балалар бакчалары, юллар.

 «Прибрежный» торак районының яңа 34 микрорайонында быел 1501 урынга исәпләнгән мәктәп ачылачак. Аның бәясе 2 млрд 477 млн сумны тәшкил итә. Хәзерге вакытта «Евростиль» компаниясе төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлады. Мәктәпкә керү юлларын һәм җәяүлеләр тротуарларын төзекләндерү буенча эшнең соңгы стадиясе бара. 

1501 урынга исәпләнгән тагын бер гомуми белем бирү мәктәбе «Притяжение» яңа торак комплексында төзелә. Мәктәпнең бәясе 2 млрд 551 млн сум. Төзекләндерү эшләре, инженер системаларын монтажлау, территорияне төзекләндерү тәмамланып килә. Башкарылган эшләрнең гомуми күләме 90%. 

 Төзелеп килүче ике белем йорты да ике йөзү бассейны, актлар залы, ике спорт залы, футбол һәм волейбол мәйданчыклары белән җиһазландырылган.

"Яшьлек" торак районының 69 микрорайонында «Твой дом» компаниясе тарафыннан 340 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелеп бетә диярлек. Объектның бәясе 610,5 млн сум. Биредә территорияне төзекләндерү тәмамлана, эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре алып барыла. Башкарылган эшләрнең гомуми күләме 99% алып тора. 

 Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы, Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән «Россия Федерациясе гражданнарын арзан һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» Россия Федерациясе дәүләт программасының «Торак» федераль проекты кысаларында Мәскәү проспектының Һади Такташ урамына кадәр дәвамы гомумшәһәр әһәмиятендәге магистраль урамның 1нче этабы төзелә. Челна елгасы аша күпердән чыгу урыны. Объектның бәясе 1 млрд 524 млн сум тәшкил итә. Күпернең пролет төзелеше монтажланган, яңгыр канализациясе челтәрләре корылган, чистарту корылмалары төзелә. Башкарылган эшләрнең гомуми күләме 73% тәшкил итә. 

Шул ук программа кысаларында Мәләкәс елгасы аша күпер астында М.Җәлил һәм Яр Чаллы проспектларын тоташтыручы юлны урап узу өлешенең төзелеше тәмамлана. Объектның бәясе 323,28 млн сум. Бетон япма ясау, аскы катламны асфальтлау башкарылган, хәзерге вакытта яңгыр канализациясенең тышкы челтәрләрен монтажлау тәмамлана, монолит борт ташы урнаштыру, тротуарлар салу башкарыла. Башкарылган эшләр күләме 95% тәшкил итә.

Дүшәмбе, 24 июль 2023, 15:02