Мы в социальных сетях

Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм учреждениеләре яшьләре арасында пляж волейболы буенча хатын-кызлар һәм ир-атлар лигасының еллык турниры тәмамланды. Ул 10-21 июльдә эшләүче яшьләр Спартакиадасы кысаларында узды. Уеннар шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә, Ф.Табеев һәм Г. Тукай яр буйларында ике волейбол мәйданчыгында оештырылды. Анда җиде хатын-кыз командасы һәм 27 ир-ат командасы катнашты. Турнир Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Михайловна Мясниковага багышлана.

Ир-атлар лигасында ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы командасы чемпион һәм күчеп баручы кубок иясе булды, икенче урында - «Автовек Поволжье» командасы, өченче урында - «Ремдизель» командасы.

Хатын-кызлар лигасында җиңүчеләр һәм кубок ияләре "АрСиЭр" командасы, икенче урында "Ремдизель" командасы һәм призерлар өчлеген "КМК "ТЭМПО"командасы япты.

Җиңүчеләр һәм призерлар турнирны оештыручылардан да, партнерларыннан да медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар. Ябылу тантанасында җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе вице-президенты, Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре волейбол федерациясенең Попечительләр советы рәисе, «Союз-регион» компанияләр төркеме генераль директоры Андрей Ляпунов, «Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре волейбол федерациясе» рәисе Игорь Чернышов, «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Яр Чаллы җирле бүлеге секретаре Римма Фәсхетдинова бүләкләделәр.

Сишәмбе, 25 июль 2023, 11:43