Мы в социальных сетях

Бүген Җәмигъ мәчетенең үзәк гөмбәзенә ярымай куелды. Аның биеклеге 31 метр, диаметры 19 метрга җитә.

Моннан тыш, проект буенча мәчет дүрт манара һәм биш гөмбәзне үз эченә ала. Хәзерге вакытта җиде ярымай урнаштырылган. Хәзер бинаны ак мәрмәр белән тышлау эшләре бара, тиздән витражлар монтажлана башлаячак. Проект буенча мәчет биш каттан торачак. Ул бер үк вакытта 3 200 кешене сыйдыра алачак.

 "Бу - чыннан да, 30 елдан артык тарихы булган әһәмиятле вакыйга. Төзелешнең соңгы алты елын без иң актив еллар дип атыйбыз. Уел Галим улы Хөсәенов, Алексей Николаевич Горшков һәм бүгенге вакыйгаларга өлеш керткән һәркем төзелеш өзлексез барсын өчен барысын да эшли, без моны көн саен күрәбез", – дип мөрәҗәгать итте Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов.

Исегездә булса, мәчет төзелешенә символик таш салу буенча тантаналы чара 31 ел элек, 1992 елда ук булган иде. Әмма төзелеш 18 елдан соң гына башланып китә алды, ә ныклап торып масштаблы эшләр 2017 елда старт алды.

"Аллаһ Тәгалә безгә, иганәчеләребезгә - барыбызга да ярдәм бирсен, сәламәтлек һәм байлык насыйп итсен. Мэрыбыз Наил Гамбәр улы Мәһдиевка һәм аның командасына зур рәхмәт, аларның тырышлыгы белән без бүген җиденче ярымайны куюга ирештек", – дип рәхмәт белдерде Әлфәс хәзрәт.

Мәчет төзелеше битараф булмаган чаллылылар ярдәме белән башкарыла. Узган ел иганәләр суммасы 90 млн сум тәшкил иткән. Быелның беренче яртыеллыгында бу уңайдан  26 млн сумнан артык акча җыелган. 

Шәһәрнең төзелеш оешмалары мәчет төзелеше өчен тимер-бетон, арматура һәм төзелеш материаллары җибәрә. Алар - «КамАвтоСтрой», «Домкор», «Евростиль», «ТЭМПО», «Мегаполис»,» Татпроф», «Торак» компанияләре. Шулай ук кайбер эре бизнесменнар мәчет төзелешен дәвам иттерү өчен финанс ресурслары бүлеп бирәләр.

Сишәмбе, 25 июль 2023, 13:12