Мы в социальных сетях

Бүген Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев журналистлар белән бергә ЗЯБ бистәсенең 17/03 йортында капиталь ремонт барышын тикшерде. 17/03, 17/02 һәм 17/01 йортлары 1980 елларда төзелгән. Өчесендә дә инде фасад һәм түбә капиталь ремонтланган. Хәзер алар проспектның каршы ягындагы йорт белән чагыштырылган бердәм төсләр гаммасында эшләнгән.

Алда искә алынган йортларның фасадлары плитка белән тышланган булган. Ул вентиляцияләнми һәм шактый җитди тузган. Капиталь ремонт барышында фасад җылытылган, штукатурланган һәм буялган. Бу җылылык югалтуларының 15% -20% кимүенә китерергә тиеш. Коммуналь хезмәткәрләр билгеләп үткәнчә, ремонттан соң бу йортларда яшәүчеләр җылык өчен азрак түләячәк.

Шулай ук түбә капиталь ремонтланган. Элегрәк 17/03 йортында урыны белән түбә япмасы өскә күтәрелгән, механик зыян килгән, эксплуатация вакыты тәмамланган булган. Түбә ремонтлау эшләре җәй башында башланды. Хәзерге вакытта эшләрнең 95% тәмамланган, кайбер моментлар калган. Материаллар белән өзеклекләр булмаган: барысы да алдан сатып алынган.

Капиталь ремонт өчен гарантия биш ел. Материалларныкы - бер ел.

"Бездә шәһәрнең идарәче компанияләре һәм торак инспекциясе белән яхшы диалог алып барыла. Без теге яки бу йорт аша күпме мөрәҗәгать килүен анализлыйбыз, аннары объектның реаль торышын тикшерәбез. Мәсәлән, түбәгә 20 ел булса да, бернинди су агу һәм деформация булмаса, без аңа кагылмыйбыз. Эш булсын дип эшләү принцибы юк. Һәр йорт буенча сөйләшәбез, идарәче компания ни өчен ремонт ясарга кирәклеген исбатлый яки хезмәттәшләре аны күчерергә сорый, чөнки әлегә таләп ителмәскә мөмкин. Без моны сөйләшәбез, бу мөһим моментлар. Тиешле йортта яшәүчеләр бу чиратка идарәче компания белән эшләп, проблемаларны күрсәтеп һәм ачып тәэсир итә", - дип билгеләп үтте Илья Зуев.

Пәнҗешәмбе, 27 июль 2023, 16:00