Мы в социальных сетях

Бүген ЗАГС идарәсе белгече Резеда Гарифуллинаның эш көне Анатолий Антонович белән Алевтина Николаевна Калейчикны "алтын" туйлары уңаеннан котлаудан башланды!

50 ел элек яшь Анатолий һәм Алевтина автогигантның комсомол төзелешенә килгәннәр: Алевтина Чистай районыннан, Анатолий Белоруссиядән, монда танышканнар. 1973 елның 27 июлендә Чистай районында кәләшнең туган җирендә никахларын теркиләр.

Анатолий Антонович транспорт электр җиһазлары заводында эшли, гальваник, Коммунистик хезмәт ударнигы, Алевтина Николаевна гомере буе сәүдә өлкәсендә, сатучы булып эшли. Ике балалары - кызы һәм улы һәм 3 оныгы бар.

Җомга, 28 июль 2023, 15:57