Мы в социальных сетях

Комсомол районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гөлсем Сәмигулла кызы Шәйдуллина 100 яше тулуны билгеләп үтә.

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлаулар һәм бүләкләр тапшырды.

Гөлсем Сәмигулла кызы Шәйдуллина Татарстан Республикасының Әлки районы Түбән Әлки авылында туган. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлаган. Аннары Куйбышев педагогия училищесын һәм Казан педагогия институтын бетергән. Хезмәт эшчәнлеген авыл мәктәбендә укытучы булып башлый ул.

1945 елда Бөек Ватан сугышында катнашучы, педагог һәм туган якны өйрәнүче Фатыйх Бари улы Вәлиевка кияүгә чыга һәм гаиләсе белән авылга күченә. Анда Гөлсем Сәмигулла кызы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, ә ире мәктәп директоры булып эшли. Гөлсем Сәмигулла кызының педагогик стажы 38 ел тәшкил итә. 1973 елда гаилә Чаллыга күченә.

Ире белән бергә 3 бала тәрбияләп үстерәләр, 5 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар. Гөлсем Сәмигулла кызы «Күңелем хатирәләре» китабы авторы, «Акчарлак» һәм «Татарстан яшьләре» газеталары хәбәрчесе булып тора. 

Җомга, 28 июль 2023, 16:34