Мы в социальных сетях

2 августта Азатлык мәйданында Чаллының иң тәҗрибәле стендап комикларының берсе - Камил Максудов белән очрашу була. Чара «Яшьләр кварталы» проектына керә, ул апрель аенда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте муниципаль автоном һәм бюджет учреждениеләренә яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга грантлар конкурсында җиңүче булды.

«Яшьләр кварталы» чаралар комплексы ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Нур» яшьләр үзәге тарафыннан грант конкурсы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Дүшәмбе, 31 июль 2023, 17:46