Мы в социальных сетях

Мәдәни инициативаларның Президент фонды 2023 елның 25 июленнән 1 сентябренә кадәр яңа грант конкурсы башлануын игълан итте.

Конкурска Гомумроссия мәдәни үзенчәлеген популярлаштыру һәм саклау, Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен ныгыту, патриотизм, илгә тугрылык һәм махсус хәрби операция максатларына ирешү өчен чыгыш ясаучы коллективларга һәм мәдәният эшлеклеләренә ярдәм итү максатларында мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендәге проектлар, шул исәптән Россия Федерациясенең яңа субъектларында мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендәге проектлар тәкъдим ителергә мөмкин. 

Проектлар тугыз тематик юнәлеш буенча кабул ителә:

"Иҗат итүчеләр милләте";

"Мәдәни код»;

"Яшь лидерлар»;

"Көч урыны";

"Бөек рус сүзе";

"Мин горурланам";

"Ил тарихы: җиңү һәм җиңү тарихы. Вакыйгалар";

"Күпмилләтле халык";

"Без бергә". 

Конкурста коммерцияле булмаган оешмалар, шул исәптән муниципаль оешмалар (дәүләт учреждениеләре, дәүләт корпорацияләре, дәүләт компанияләре, сәяси партияләрдән тыш); коммерция оешмалары, шәхси эшмәкәрләр катнаша ала.

  Конкурсның рәсми сайты: https://фондкультурныхинициатив.рф

Дүшәмбе, 31 июль 2023, 17:49