Мы в социальных сетях

Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов махсус хәрби операциядә катнашучы ике шәһәрдәшебезгә армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең тууына 100 ел тулуга багышланган истәлекле медаль тапшырды. 

Мәхмүт Гәрәев Совет һәм Россия хәрби җитәкчесе, Хәрби фәннәр академиясе президенты, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, алты сугыш һәм кораллы конфликтлар узган. Ул тарихи хакыйкатьне саклау өчен күп көч сарыф иткән шәхес. Бу уникаль гаскәр башлыгы истәлегенә медаль дә чыгарылган. Медальнең алгы ягында Гәрәев портреты, икенче ягында генерал әйткән цитата сурәтләнгән. Автозавод районында 8 махсус хәрби операциядә катнашучыга истәлекле медаль тапшырылачак.

Сишәмбе, 1 август 2023, 10:15