Мы в социальных сетях

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина капиталь ремонт үткәрелә торган Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссариаты бинасында булды. 

"ТР рәисенең йөкләмәсе буенча безнең республикада быел хәрби комиссариатларны капиталь ремонтлау буенча программа старт алды. Аңа 13 объект керә, шул исәптән республика хәрби комиссариаты бинасы һәм җыю пункты. Бу максатларга 491,6 млн сум юнәлтелгән. Минем округтагы эшләр барышын күреп, Республикада кабул ителгән карарның мөһимлегенә һәм актуальлегенә инандым", – дип шәрехләде парламентарий.

Чаллыда программага Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссариаты бинасы керде.

 "40 ел эчендә биредә бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Кыш көне хезмәткәрләр белән очраштым – кабинетларда бик салкын иде. Ремонт ике мең квадрат метрны да үз эченә ала, тәрәзәләр, ишекләр, җылыту системалары, коммуникацияләр алыштырылган. Бүгенге көндә хәрби комиссариат хезмәткәрләре, чакырылыш буенча килгән һәм кире кайткан, монда медицина комиссиясен үтүче, контракт буенча хезмәт итүгә рәсмиләштерелгән егетләр өчен уңайлы эш шартлары булдыру мөһим. Хәрби комиссариатларда эш барышын социаль әһәмиятле объектларның берсе буларак, тәмамланганчы контрольдә тотачакбыз", - дип билгеләп үтте депутат.

Сишәмбе, 1 август 2023, 10:29