Мы в социальных сетях

"Тулпар" сәүдә үзәге администрациясе махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә җибәрү өчен 500дән артык "тушёнка" банкасы әзерләгән. Ул үрдәк итеннән ясалган, барысы да кулдан эшләнгән. Кошны да алар экологик чиста шартларда үзләре үстерәләр.

"Сугышчыларга ярдәм йөзеннән ит җибәрергә теләдек. Ләкин аны кыр шартларында пешерү авыр булыр дип уйладык, шуңа күрә без бу үрдәкне "тушенка" итеп әзерләргә карар кылдык" , – дип билгеләп үтте «Тулпар» холдинг компаниясе президентының эшләр идарәчесе Лилия Хөсәенова.

Бу «Тулпар» сәүдә үзәге администрациясе хәрбиләр өчен җыйган беренче генә ярдәм партиясе түгел. Моннан тыш, алар шәһәр районнары администрацияләре белән хезмәттәшлек итәләр һәм хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтәләр. Гадәттә алар кирәкле азык-төлек белән тәэмин итә.

Шулай ук «Тулпар» сәүдә үзәге территориясендә гуманитар һәм шефлык ярдәме җыю өчен алты тартма урнаштырылган. Теләгән һәркем анда кирәкле әйберләрне куя ала, алар сугышчыларга, ДНР һәм ЛНР халкына җибәрелә. Җылы кием, носки һәм эчке кием, перчаткалар, футболкалар, балаклава, сабын, теш пасталары һәм щеткалар, гади һәм дымлы салфеткалар, мунчалалар, медикаментлар кабул ителә.

Сишәмбе, 1 август 2023, 18:00