Мы в социальных сетях

Бүген, 2 августта, Чаллыда «Ватан-ана» мемориалы янында һава-десант гаскәрләренең 93 еллыгын бәйрәм иттеләр. 

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов десантчыларга лаеклы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. "Хезмәтегез һәм гаскәрләргә сарыф иткән елларыгыз өчен рәхмәт. Һәр кеше үз өлешен кертте. Бу көнне мин сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаганнарны, үз Ватанына бурычларын үтәгәннәрне һәм туганнарын, якыннарын яклаганнарны искә аласым килә. Бүген безнең алда шундый ук катлаулы бурычлар тора, ил авыр вакытлар кичерә һәм мин ышанам, еллар дәвамында тупланган һава-десант гаскәрләре тәҗрибәсе барлык йөкләнгән бурычларны үтәргә мөмкинлек бирәчәк. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, сәламәтлек телим, бу бәйрәмне яхшы гына билгеләп үтәргә чакырам". 

Волонтерларга, предприятие җитәкчеләренә медальләр, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында "Чаллы челтәре», "Кама крепежы", Dalini оешмалары бар. Бүләкләнүчеләрнең фотоларын "ВКонтакте" төркеменең "Чаллы шәһәре администрациясе" альбомында күрергә мөмкин

Бер минут тынлыктан соң сугышчылар мемориалга чәчәкләр салдылар һәм һава-десанты гаскәрләре легендасы генерал Василий Маргелов һәйкәленә юл тоттылар. 

Чәршәмбе, 2 август 2023, 14:38