Мы в социальных сетях

Автозавод районының Шишкин бульварында ел саен уза торган чара - ишегалды бәйрәме оештырылды, анда хөрмәтле кунаклар сыйфатында шәһәребезнең хәрбиләре чакырылган иде. Махсус хәрби операциядә катнашучылар армия генералы Мәхмүт Гәрәевның тууына 100 ел тулуга багышланган истәлекле медальгә лаек булдылар.

Медальне Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев һәм Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов тапшырды.

Пәнҗешәмбе, 3 август 2023, 09:48