Мы в социальных сетях

Тукай районының Шилнә урманында зур спорт һәм туризм чарасы – Юрий Белоусов исемендәге туризм фестивале уза. Быел ул 6нчы тапкыр, 2-3 сентябрьдә туризмга битараф булмаган, табигатьне һәм спортны бар җаны-тәне белән яратучыларны үзендә җыячак

Юрий Белоусов исемендәге слетта быел да күпкырлы, олысы-кечесе өчен кызыклы булган мәйданчыклар эшлиячәк. Бу каршылыклы «Маугли» спорт полосасы да, «Бәхет букчасы» уен мәйданчыгы, «Доктор Зотов» сәламәтлек мәйданчык һәм башкалар. Моннан кала, чарада музыкаль мәйданчыклар да, чын туристлар ашый торган боткалы кыр кухнясы да оештырылачак. Ике көнлек туристик слетта бард җырлары була һәм шулай ук балалы гаиләләр җирлектә төнге ореинтлашу кебек кызыклы чарада да үз көчләрен сыный алачак.

Җомга, 4 август 2023, 18:01