Мы в социальных сетях

2023 елның алты аенда шәһәр бюджетының керем чыганаклары 8 млрд 907 млн сум тәшкил итте.Шул исәптән үз керемнәре 3 млрд 304 млн сум, шуларның салым керемнәре 2 млрд 850 млн сум, салым булмаган керемнәр 454 млн. сум, бюджетара трансфертлар 5 млрд 603 млн. сум. 

Яр Чаллыда уртача һәм эре предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 62 мең 500 сум ( салымнар түләгәнчегә кадәр)  тәшкил итә. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова хәбәр итте. Бер елда ул 18 процентка арткан. Узган елда шәһәрдәшләрнең уртача хезмәт хакы 52 мең 900 сум булган.

Дүшәмбе, 7 август 2023, 10:02