Мы в социальных сетях

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Ганиев әйтүенчә, 34нче микрорайондагы 16нчы мәгариф оешмасы һәм 69нчы микрорайондагы 340 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеп беткән. Алар соңгы йомгаклау тикшерүе уза. 

«Притяжение» микрорайонындагы 57нче гимназиядә дә төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган. Территорияне төзекләндерәсе генә калган. 
Шулай итеп соңгы 9 елда Чаллыда 9 яңа мәктәп барлыкка килде. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев: «Яр Чаллы төзүчеләре тиз һәм сыйфатлы итеп эшли беләләр. Аларга рәхмәт», – диде.

Яңа мәгариф учреждениеләренә балалар кабул итү һәм кадрлар туплау дәвам итә. Айрат Ганиев шулай ук 7 мәктәптә һәм 7 ашханәдә капиталь ремонт эшләре киләсе атнага тәмамланачак дип ышандырды. 

Дүшәмбе, 7 август 2023, 10:33