Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев Хәсән Туфан проспектында капиталь ремонттан соң юл хәрәкәтен тантаналы рәвештә ачты.

"Без шәһәребезне яратабыз, шәһәребез белән горурланабыз һәм һичшиксез, шәһәрдә уңайлырак, пөхтә, төгәлрәк булсын өчен, барысын да сезнең белән берлектә эшлибез. Моның дәлиле-сез минем дусларым, хезмәттәшләрем, фикердәшләрем тарафыннан бик яхшы бәягә башкарылган искиткеч объект", - дип мөрәҗәгать итте "ПАД" МУП хезмәткәрләренә Наил Мәһдиев.

Раскольников урамыннан Сөембикә проспектына кадәр 3,474 км автомобиль юлы ремонтланган. Юл өлеше 46,5 м2 киңәйтелгән. Хәзер проспект буйлап сигез мең метрдан артык җәяүлеләр тротуарлары һәм велосипед юллары төзелгән. Дүрт яңа тукталыш павильоны төзелгән. Светодиодлы яктырткычлар белән 139 яңа яктырту баганалары урнаштырылган. Моннан тыш, агачлар утыртылган, 37,6 м2 территориядә яшелләндерү башкарылган.

Хәсән Туфан проспектын капиталь ремонтлау буенча эшләр «Имин һәм сыйфатлы юллар» программасы кысаларында алып барыла, объектның бәясе 241,4 млн сум тәшкил итә. 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Радий Кадиков билгеләп үткәнчә, шәһәр проспектларын ремонтлау нәтиҗәсендә аварияләр саны һәм юл-транспорт һәлакәтләре урыннары саны тотрыклы кими. Ул юлчыларга һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиевка рәхмәт белдерде.

Объектта эшләр агымдагы елның апрель башында старт алды. "ПАД" МУП белгечләре эшләрнең төп өлешен июнь ахырында тәмамлый. Юлчылар хезмәте нәтиҗәсендә проспект контракт буенча билгеләнгән көннән өч айга иртәрәк әзер. Намуслы хезмәте һәм Хәсән Туфан проспектын ремонтлауда актив катнашуы өчен шәһәр мэрының Рәхмәте белән 1 нче автоколоннаның 6 разрядлы автогрейдер машинисты Азат Латыпов бүләкләнә. Шәһәр Башкарма комитетының рәхмәте белән юл ремонт-төзелеш участогы башлыгы Кирилл Аринин, 5 разрядлы асфальт-бетончы Андрей Лемешков һәм 4 разрядлы асфальт-бетончы Чыңгыз Фазлыев бүләкләнде.

Сишәмбе, 8 август 2023, 15:55