Мы в социальных сетях

ГЭС бистәсенең 7 микрорайонында "Безнең йорт" ТИҮ активы һәм рәисе Любовь Кутузова оештырган бәйрәм узды. Җыелган халыкны муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Комсомол районы администрациясе башлыгы Ленар Әхмәтҗанов, Шәһәр Советы депутатлары Рубин Бадиков, Илгиз Юнысов, Әбделхак Батюшов котлады.

Чарада Ирина Сәгыйдуллина махсус хәрби операциядә хезмәт итүче чаллылыга армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең 100 еллыгына медаль тапшырды. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче яшь шәһәрдәшләребезгә канцелярия товарлары сатып алуга сертификатлар тапшырдылар. Бәйрәм чарасында "Кызыл тау" мәдәният үзәге артистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. 

Киләсе очрашу 9 август көнне ГЭС бистәсенең 4нче комплексында Үзәк китапханә территориясендә узачак. 

Чәршәмбе, 9 август 2023, 10:46