Мы в социальных сетях

Г. М. Хәкимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясенең зур залында тантаналы рәвештә И.Н. Крамский исемендәге Ирекле рәссамнар бердәмлек күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдә катнашучылар төрле һөнәр ияләре, төрле яшьтәгеләр, төрле нәрсә белән мавыгучылар. Аларны сынлы сәнгатькә мәхәббәт берләштерә. Берлек Чаллыда 2002 елның февралендә Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы булмаган рәссамнар инициативасы белән оештырыла. 2002 елның февраленнән 2020 елның июнь аена кадәр бердәлек рәисе булып Валерий Заболотников торган. Хәзерге вакытта бердәмлек белән Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Александр Фомин җитәкчелек итә.

Бердәмлек тарафыннан 200дән артык күргәзмә, күп кенә мастер-класслар, балалар һәм өлкәннәр өчен лекцияләр оештырыла. Бүгенге экспозициядә үз иҗатын рәссамнар Александр Фомин, Наталья Борисова, Борис Ильинский, Валентина Широких, Александр Стрельников, Надежда Сынкова, Дина Адамс(Остапенко) Мира Малевич тәкъдим итте, Валерий Заболотников һәм Павел Маренников әсәрләре картиналар галереясе фондларыннан экспонатлана.

Рәссамнар өчен иҗади бүләк булып ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Анна Гыйльметдинова һәм төркем җитәкчесе Галина Баглаеваның "Лира" иҗат төркеме әгъзалары чыгышы булды.  Күргәзмә 20 августка кадәр эшләячәк. 

Чәршәмбе, 9 август 2023, 10:59