Мы в социальных сетях

 "Партия десанты" 48 нче мәктәптә булды - быел биредә бина капиталь ремонтлана, азык-төлек блогы яңартыла.

Мәктәп директоры Ксения Нихолат бүгенге көндә уку йортының ни белән яшәве турында сөйләде: "Мәктәптә 461 бала белем ала, югары квалификацияле укытучылар эшли. Педагогик коллективта 31 укытучы бар, шуларның 9ы югары квалификация категориясенә ия, беренчеле – 10 укытучы. Мәктәпнең ике укытучысы - РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы, 7 укытучы - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы, 5 укытучы - «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән". 

Мәктәпнең гомуми мәйданы 10441,60 кв. метр зур спорт залының мәйданы 759,60 кв. метр актлар залы 180 урынга исәпләнгән. Капиталь ремонт биредә февраль аенда ук, белем бирү процессына зыян китермичә башланган. Ремонт эшләре мәктәпне, шулай ук азык-төлек блогын үз эченә ала.

Чәршәмбе, 9 август 2023, 12:09